2026 елда Татарстан Республикасы бюджетына акцизлар керүе 53 023,9 млн. сум күләмендә планлаштырылган

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

2026 елда «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябреннән 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 53 023,9 млн.сум күләмендә акцизлар керү планлаштырыла.

Әлеге фараз Россия Федерациясе Салым кодексына 2026 елның 1 гыйнварыннан акцизлар ставкаларын арттыруны күздә тотып расланган үзгәрешләрне исәпкә алып төзелде:

каты алкогольгә – 11% ка;

сырага – 10% ка;

дизель ягулыгына һәм автомобиль бензинына – 5% ка.

Шул ук вакытта 2027-2028 елларда Россия Федерациясе Салым кодексында барлык акцизлар буенча ставкаларны ел саен 4% ка индексацияләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International