2026 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына керә торган «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында аны гамәлгә ашыруга 15 537,8 млн.сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 11 342,6 млн. сум бүлеп биреләчәк.
Күрсәтелгән чаралар төбәк (муниципальара) һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.