2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 92,2 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:
- дотацияләр – 2,2 млрд. сум;
- субсидияләр – 27,6 млрд. сум;
- субвенцияләр – 48,0 млрд. сум;
- башка бюджетара трансфертлар – 14,4 млрд. сум.
Җирле бюджетларга дотацияләр түләүсез һәм кире кайтарылмау нигезендә, шулай ук алардан файдалану юнәлешләрен билгеләмичә бирелә.
Субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар максатчан характерда була һәм трансфертларның максатчан билгеләнеше нигезендә чыгым йөкләмәләрен финанслау өчен муниципаль берәмлекләргә тапшырыла.