2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында халык саны 50 меңгә кадәр булган авыл торак пунктларына яисә шәһәрләргә килгән медицина хезмәткәрләренә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен финанслау каралган иде. Акчаларның гомуми күләме 143,8 млн. сум тәшкил итте, шуларның 83,4 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 60,4 млн. сумы республика бюджетыннан керде.
2025 елның 4 ноябреннән 414-ФЗ санлы федераль бюджет турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Татарстан өчен федераль финанслау 54,9 млн. сумга арттырылды. Федераль бюджеттан уртак финанслашуның билгеләнгән дәрәҗәсен исәпкә алып, республика бюджетының әлеге максатларга чыгымнарын 39,9 млн. сумга арттыру турында карар кабул ителде.
Шулай итеп, 2025 елда әлеге юнәлештәге чыгымнарны финанслауның гомуми артуы 94,8 млн.сум тәшкил итте.