Алгарышлы үсеш территорияләрдә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

2025 елда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестиция проектларын карау эше дәвам итте.

Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.

2025 елда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 57 проект каралды, шуларның 21 буенча уңай бәяләмә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган барлык проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International