2025 елда муниципаль районнарның һәм шәһәр берәмлекләренең берләштерелгән бюджетларына 108,6 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр керде, бу еллык планлы билгеләнешләргә карата 108,5% тәшкил итә. Керемнәрне җирле бюджетларга туплау динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2026 елның гыйнварында көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чарада «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр һәм тулаем алганда барлык төп керем чыганаклары буенча үсеш тенденциясе күзәтелгән. 2025 елда республиканың җирле бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр узган елга карата 115,1% тәшкил иткән.
2025 елда кергән керемнәр бюджетларның чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин иткән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, хезмәт хаклары, коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән, җирле бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре берләштерелгән бюджетлары чыгымнары 2025 елда 211,6 млрд. сум күләмендә үтәлгән, бу 2024 ел дәрәҗәсенә карата 115,5% тәшкил итә.
“Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелек туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, бюджетларның баланслылыгы өчен, бер үк вакытта бюджет чараларын экономияле һәм сакчыл тотып, салымнарны максималь туплауны тәэмин итәргә кирәк”, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы финанс министры.