ТР Төзелеш министрлыгы: 2026 елга файдалануга торак тапшыру буенча Татарстан планы - 3 млн 175 мең квадрат метр

2026 елның 24 гыйнвары, шимбә

Торак төзелеше программалары буенча эшләрнең планнары һәм торышы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, иҗтимагый киңлекләрне төзү, шулай ук илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.

2026 елга файдалануга торак тапшыру планы - 3 млн 175 мең кв.м. шуларның 1 млн 980 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 45 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 150 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча (республиканың 29 районында 107 йорт) файдалануга тапшырылачак.

Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Быел ятим балалар арасыннан 641 кеше, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм 3 гаилә мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр алачак.

Күп балалы гаиләләр буенча муниципалитетларга быелның 1 февраленә кадәр министрлыкка гражданнарны исәпкә алу эшләренең актуальләштерелгән документларын тапшырырга кирәк.

Ятим балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү максатларында 2026 елда 52 күп фатирлы йортта 641 торак урын алу каралган.

Агымдагы елда торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән бер республика программасы кысаларында уздырылачак. Хәзерге вакытта объектлар исемлеге формалаша. Программаны финанслау күләме 1 млрд сум тәшкил итә. Акча юлларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерүгә тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International