Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 20 гыйнварыннан 75-р санлы карары белән расланган 2023-2034 елларга Татарстан Республикасы Бюджет фаразына үзгәрешләр кертү турында» 2026 елның 21 гыйнварыннан 49-р санлы карары
2023-2034 елларга Татарстан Республикасының бюджет фаразы яңартылды. Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешен озак вакытка фаразлауның төп күрсәткечләре база һәм консерватив вариантларда төгәлләштерелде.
Бюджет фаразы бурыч, салым һәм бюджет сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм 12 елга, ягъни 2034 елга кадәр чорга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының төп параметрларын билгели.
(Чыганак: Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы http://pravo.tatarstan.ru, 21.01.2026)