«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджеты турында» 2025 елның 28 ноябрендәге 428-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, 2026 елда Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды тарафыннан Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге вәкаләтләрне үтәүгә бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслар белән тәэмин итү өчен 87 745,3 млн.сум күләмендә субвенция бүлеп бирү каралган.
2025 елда күрсәтелгән субвенция күләме 80 697,9 млн.сум булган. Шул рәвешле, 2026 елда субвенция үсеше 2025 елга карата 7 047,4 млн.сум яки 8,7% тәшкил иткән.