2026 елда сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү турында

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керә торган «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының, шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү каралган.

Россия Мәгариф министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә әлеге максатларга федераль бюджет чаралары исәбеннән 3 299,2 млн. сум юнәлдерү планлаштырыла, шул исәптән:

- гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә – 3 021,3 млн. сум;

- һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә – 277,9 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International