Тимер юл транспорты оешмаларына субсидияләр бирү турында

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Шәһәр яны тимер юл транспортыннан файдалана алу максатларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән тимер юл транспорты оешмаларына субсидияләр бирелә.

Субсидияләр пассажирлар йөртү тарифларын дәүләт тарафыннан җайга салуга һәм шәһәр яны тимер юл транспортында гражданнарның аерым категорияләренә юл өчен түләү буенча ташламалар бирелүгә бәйле рәвештә алынмаган керемнәрне каплауга бирелә.

2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында тимер юл транспорты оешмаларына бирү өчен 380,6 млн. сум күләмендә субсидия каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International