2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында “Мәдәният” тармагына чыгымнар турында

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында (муниципаль берәмлекләрне исәпкә алмыйча) “Мәдәният” тармагына чыгымнар 14,75 млрд.сум күләмендә каралган.

Әлеге чаралар кысаларында мәдәният учреждениеләренең үсеш алган челтәрен финанслау, республикада киң колачлы чаралар үткәрү, тармакны капиталь үстерү гамәлгә ашырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда әлеге максатларга 12,91 млрд.сум каралган иде. Шулай итеп, үсеш 14,2 процент тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International