2026 елда Татарстан Республикасы бюджетына керүе планлаштырылган федераль бюджет чараларының гомуми суммасы 92,9 млрд сум тәшкил итә.
Агымдагы елның 1 февраленә федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджеты кеременә 1,3 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 1,4%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар кергән, шул исәптән:
субсидияләр – 200,9 млн сум,
субвенцияләр – 923,4 млн сум,
башка бюджетара трансфертлар – 208,0 млн сум.
Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелгән.