2026 елда Татарстан Республикасында «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Пилотсыз авиация системаларын һәм аларның өлешләрен ясау, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү» федераль проекты кысаларында пилотсыз авиация системалары технологияләрен үстерү өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру планлаштырыла.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 019 216,2 мең сум күләмендә чаралар юллау планлаштырыла, шул исәптән 1 474 027,8 мең сум күләмендә субсидияләр федераль бюджеттан, 545 188,4 мең сум Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Югарыда күрсәтелгән чаралар фәнни-җитештерү үзәген пилотсыз авиация системаларын һәм аларның компонентларын һәм комплектлаучы детальләрен эшләүдә, сынауда яисә җитештерүдә турыдан-туры катнаша торган, шул исәптән аны илтеп җиткерүне һәм җибәрү-көйләү эшләрен башкаруны үз эченә алган төп чара булган җиһазлар белән җиһазландыру чаралары комплексын гамәлгә ашыруга юнәлтелә.