Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә республиканың 2025 елгы макроикътисадый күрсәткечләрен уңай дип бәяләде

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Кыенлыкларга карамастан, 2025 елда республиканың макроикътисадый күрсәткечләре уңай. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

Чара Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, коллегия барышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләвен искәртте. "Барлык кыенлыкларга да карамастан, алар уңай: тулаем төбәк продукты да, сәнәгать җитештерүе күләмнәре дә, төп капиталга инвестицияләр дә. Авылда да барысы да тәртиптә. Төзелеш күләме - һәркайда үсеш күрсәтә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, бу нәтиҗәләргә Россия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт һәм федераль министрлыклар һәм үсеш институтлары ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән.

"Минемчә, бу елда без лаеклы эшләдек. Аңлашыла, сораулар туачак. 2026 ел гади булмаячак, әмма без барлык мөмкинлекләребезне мобилизацияләячәкбез, федераль үзәк ярдәменә таяначакбыз. Бик күп федераль программалар, илкүләм проектлар бар. Без барысында да актив катнашырга тиеш. Республика халкының иминлеген Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә тәэмин итәргә", - диде Татарстан Рәисе.

Чыгышы барышында Рөстәм Миңнеханов республикада инде эшли торган сәнәгать мәйданчыкларын да, яңаларын да булдырырга тәкъдим итте – бигрәк тә әлегә бер генә сәнәгать паркы да булмаган республика районнарында.

"Әлбәттә, безнең махсус зоналар, сәнәгать мәйданчыклары бик мөһим. Алар бүген республика сәнәгать җитештерүенең 20%ын тәэмин итә инде. Бик җитди эш алып барыла, шул ук вакытта безнең биш районда муниципаль паркларның яртысыннан кимрәге эшли - болар - Яңа Чишмә, Әлки, Алабуга, Буа, Актаныш районнары. Алты муниципалитетта әлегә бернинди сәнәгать парклары да юк: Апас, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Чирмешән районнары»,-дип төгәллек кертте Рөстәм Миңнеханов.

"Бу безнең авыл районнары. Яшьләр үзләрен кайда табарга тиеш һәм алар нәрсә эшли алалар? Әзер мәйданчыклар һәм мөмкинлекләр булса, анда ниндидер бизнес барлыкка килергә мөмкин», - диде Татарстан Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, авыл кешесенең еш кына ниндидер бизнес башларга мөмкинлеге юк, ә теләге була икән - аңа хакимият ягыннан ярдәм кирәк.

Инвестицион активлыкка килгәндә, инвестицион циклның вакытын кыскартырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. "СИА (Стратегик инициативалар агентлыгы) рейтингында без начар күренмибез, әмма бизнес төзелешкә рөхсәт алуның озак һәм катлаулы процедураларыннан, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдән һәм артык административ басымнан канәгать түгел. Һәм инвестиция циклы вакытын киметергә кирәк", - диде Татарстан Рәисе. Бүген предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә басым ясау мөһим, дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов игътибар итәргә кирәкле юнәлешләрне билгеләде. Кайбер эре тармакларда сәнәгать җитештерүе индексы 100%тан да кимрәк тәшкил иткән. Бу шул исәптән резина-пластмасса әйберләр, төзелеш материаллары, автотранспорт җитештерү.

Шулай ук муниципалитетларның да проблемалары бар – аларда сәнәгать җитештерүе күләме кимегән. Бу шул исәптән Бөгелмә - 60,3%, Балык Бистәсе - 74,4%, Чаллы – 83,8%, Чистай – 86,3%, Арча – 87,1%. Татарстан Рәисе тармаклар һәм муниципалитетлар буенча вәзгыятьне җентекләп анализларга кушты.

«Безнең бурыч - ярдәм күрсәтү, предприятиеләрне саклап калу, - дип ассызыклады ул. - Бүген арбитраж судларында предприятиеләрнең икътисадый торышына бәйле эшләр шактый күп. Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү, коллективларны, базарларны саклап калу - бу бик мөһим».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына игътибар итәргә кирәк. «Без бу хакта күп сөйлибез, - диде ул. - Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча бик яхшы программа. Аңа җитди караган урыннарда ул бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Бу программаны дәвам итәргә кирәк. Икътисад министрлыгына һәмСәнәгать министрлыгына - тырышлыкларны җайга салу", - дип йөкләде ул.

Моннан тыш, төп фондларның тузу дәрәҗәсе дә борчый, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләгә коллегиядә катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Эшкәртү җитештерүләрендә бу - 40%, резина-пластмасса әйберләр җитештерүдә – 72,4%, җиһазлар җитештерүдә – 61%. "Техник яктан яңадан кораллануга игътибар итәргә кирәк, - диде ул. - Яңадан коралландыру - яңарту гына түгел, ул заманча, югары техникалы һәм югары технологияле җайланмалар».

Роботлаштыруга, автоматлаштыруга һәм ясалма акылны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк. 2030 елга Татарстан алдына роботлар санын дүрт мәртәбәгә арттыру бурычы куелган, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

"Бу без республикада ел саен ким дигәндә 800 яңа роботны эшкә җәлеп итәргә тиеш дигәнне аңлата. Бу өлкәдә ярдәм итүнең яхшы федераль программасы бар. Безнең Кытайга визитыбыз дөньяның бу юнәлештә җитди хәрәкәт итүен күрсәтте, һәм безгә бу темага зур игътибар бирергә кирәк", - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Эшсезлек түбән булганда, эшче көчкә ихтыяҗ зур. Якындагы җиде елда Татарстанга якынча 84 мең кеше кирәк булачак.

"Бу кадрлар үзеннән-үзе барлыкка килмәячәк - аларны әзерләргә, өйрәтергә кирәк. Без икътисад таләпләре буенча белгечләрне төгәл әзерләргә тиеш. Һөнәри юнәлеш бирү эшен мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк", - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук патент активлыгының түбән булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, технологик лидерлыкны тәэмин итү - икътисад өчен өстенлекләрнең берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча фәнни һәм мәгариф оешмаларының 23%ы гына патентлар портфелен формалаштыра. Яңа эшләнмәләрсез без технологик суверенитетка ирешә алмаячакбыз, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International