Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы еллык 15,5%ка кадәр төшерде. Июньнән алып ставка алтынчы тапкыр кимеде. РФ Үзәк банкы үз карарын икътисадның баланслы үсеш траекториясенә кире кайтуын дәвам итүе белән аңлата. Гыйнварда бәяләр үсеше аерым факторлар тәэсирендә сизелерлек кызуланган. Шул ук вакытта бәяләрнең агымдагы үсешенең тотрыклы күрсәткечләре, Россия банкы бәяләве буенча, сизелерлек үзгәрмәгән. Аерым факторларның йогынтысы беткәч, инфляция кимүен яңартачак.
РФ Үзәк банкы инфляцияне акрынайтуның тотрыклылыгына һәм инфляция көтүләренең динамикасына бәйле рәвештә алдагы утырышларда төп ставканы алга таба киметү мәсьәләләрен бәяләячәк. Төп сценарий 2026 елда уртача еллык 13,5 - 14,5% диапазонында төп ставканы күздә тота. Бу катгый акча-кредит шартларын саклау дигән сүз. Россия Банкы фаразлавынча, уздырыла торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, еллык инфляция 2026 елда 4,5 - 5,5% ка кадәр кимиячәк. Тотрыклы инфляция 2026 елның икенче яртыеллыгында якынча 4% тәшкил итәчәк.
2026 елның 13 февралендә төп ставка буенча Директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Үзәк банкы уртача сроклы фаразны яңартты. 2026 елның 26 февралендә Россия Банкы төп ставка турында фикер алышу резюмесын һәм урта сроклы фаразга шәрехләүне бастырачак. Төп ставка дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә каралачак Россия Банкы Директорлар советының киләсе утырышы 2026 елның 20 мартына планлаштырылган