«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү турында

2026 елның 9 марты, дүшәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керә торган «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында аларны гамәлгә ашыруга 3 200,5 млн.сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 1 728,3 млн. сум бүлеп биреләчәк.

Әлеге чаралар Татарстан Республикасы муниципаль гомуми белем бирү оешмалары биналарын капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International