Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахмановның Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән котлавы

2026 елның 8 марты, якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның тәүге, күркәм бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне, нәфислек, наз һәм матурлык бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Сез безнең тормышыбызга гүзәллек һәм илһам китерәсез, көннәребезне җылылык белән төреп аласыз, яшәвебезгә яктылык һәм нур өстисез. Һөнәри казанышларыгыз, актив тормыш позициягез сезнең якыннарыгызга карата кайгырту, күңел җылыгыз белән үрелеп бара. Сез безгә алга таба барырга көч бирәсез, игелекле эшләргә рухландырасыз. Сабырлыгыгыз, изге күңелегез өчен олы рәхмәт сезгә!

Һәр көнегезнең күтәренке кәефтә, бәхеттә үтсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, шатланып яшәргә насыйп итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, татулык, нык сәламәтлек телим!

 

Татарстан Республикасы

финанс министры                                     Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International