2026 елда Татарстан Республикасында вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр бирү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Вакцинадан соңгы катлауланулар – ул көтелгәннәр кысаларыннан чыккан, шулай ук сәламәтлекнең тотрыклы яки авыр зыян күрүе рәвешендә чагыла торган вакцинациягә ярашмаган реакцияләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр түләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субвенцияләр бирү тәртибе турында» 2005 елның 21 сентябреннән 579 санлы карары белән федераль бюджет акчалары исәбеннән гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда айлык акчалата компенсацияләр карала.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында вакцинадан соң өзлегүләр килеп чыкканда гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган дәүләт пособиеләре һәм айлык акчалата компенсацияләр бирү өчен 2026 елга 196,8 мең сум күләмендә чаралар каралган.