Бюджеты проектын төзегәндә әзерләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм тикшерү графигы расланды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектын төзегәндә әзерләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм тикшерү графигы расланды.

График нигезендә 2027 – 2029 елларга Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру эше агымдагы елның март аеннан башлана.

График Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәсми сайтында «Бюджет» бүлегендә, «Бюджет – 2027» рубрикасында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International