2026 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 66,8 млрд. сум тәшкил итте

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Агымдагы елның гыйнвар-февралендә кергән керемнәр планлаштырылган беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарны тулысынча һәм вакытында финансларга мөмкинлек биргән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 2026 елның гыйнвар-февралендә 66,8 млрд. сум яисә еллык планның 9,5% тәшкил иткән.

Республика бюджеты чыгымнары – 51,5 млрд.сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 34,7 млрд. сум күләмендә башкарылган.

Гела Герасимова сүзләренчә, хисап чорында хезмәт хакы тулысынча һәм вакытында түләнгән, гыйнвар – февральгә планлаштырылган барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнары финансланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International