ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада торак тапшыру планы 38%ка үтәлгән - 1 млн 194 мең квадрат метрдан артык

2026 елның 21 марты, шимбә

Торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәнать киңлекләрен төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча контрактация барышы һәм эшләрнең башлануы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Республикада торак тапшыру планы 38%ка үтәлгән - 1 млн 194 мең квадрат метрдан артык. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40%ы тапшырылган - бу гомуми мәйданы 417 мең кв. метр тирәсе булган 52 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 33%ка үтәлгән: 108 йортның гомуми мәйданы 49 мең кв. метрдан артыграк булган 9ы төзелеп беткән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 728 мең кв. метр торак тапшырылган, планнан - 37%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International