Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2025 елның 19 мартында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә республиканың 10 предприятиесе вәкилләре катнашты – «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте, «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте, «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыяте, «Түбән Кама шина» ГАҖ, «Түбән Кама йөк шиннары заводы» ҖЧҖ, «Кама «Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «КМПО» акционерлык җәмгыяте, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, «Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты», «Казан май комбинаты» акционерлык җәмгыяте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова рәислегендә узды.
Предприятиеләрнең 2026 елның гыйнвар-февраль айларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре, аларның 2026 елның 1 кварталына көтелгән күрсәткечләре һәм 2026 елга төгәлләштерелгән фаразлары каралды.