2026 елның маенда «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIV халыкара ачык педагогик форумын үткәрү планлаштырыла.
Әлеге форумны уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 4,3 млн. сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.