Финанс министрлыгы тарафыннан 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны формалаштыру эше башкарылды

2026 елның 10 апреле, җомга

Финанс министрлыгы тарафыннан 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисапны, шулай ук еллык хисап белән бер үк вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырылырга тиешле башка документларны формалаштыру эше башкарылды.

Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 2025 елда керемнәр буенча 605,1 млрд сум тәшкил иткән. Чыгымнар буенча 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты 605,4 млрд сум күләмендә үтәлгән.

Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә бюджет үтәлеше турындагы еллык хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советында каралганчы Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан тышкы тикшерү үтәргә тиеш.

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының күрсәтелгән маддәсенең 3 пунктын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы еллык хисап барлык кирәкле документлар белән бергә 2026 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан тышкы тикшерү һәм аңа бәяләмә әзерләү өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасына юлланды.

Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан 1,5 айдан артмаган вакыт эчендә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International