Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт хисабы каралды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап Дәүләт Советы утырышында каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Премьер-министр Хөкүмәт хисабының һәм комитетлардан, депутат берләшмәләреннән килгән мәсьәләләр буенча мәгълүматның Дәүләт Советы комитетлары утырышларында җентекләп каралуын билгеләп үтте. «Санкцион басым һәм башка күпсанлы чакырулар шартларында илебез очраша торган заманча чынбарлыкны исәпкә алып әйткәндә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Оператив штаб, Сезнең белән бергә, хөрмәтле депутатлар, федераль министрлыклар белән бергә системалы чаралар күрү эшен дәвам итте, – дип белдерде Алексей Песошин.  – Булган ресурслар республиканың социаль-икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлешләренә җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, катлаулы вәзгыятькә карамастан, икътисадта уңай динамика сакланып калды».

Татарстан Премьер-министры 2025 елда республиканың социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды. Тулай төбәк продукты 5 трлн 730 млрд сумга җиткән. Төяп җибәрелгән продукция күләме 6 трлн сумнан артып китсә, сәнәгать җитештерүе индексы 109,9% тәшкил иткән. Төп өлешне эшкәртү производстволары тәэмин иткән. Төп капиталга инвестицияләр 1,6 трлн сумнан артып киткән, аның яртысы диярлек эшкәртү производстволарын үстерүгә юнәлдерелгән.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республикада төзелеш эшләренең югары күләме саклана. 3,5 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Капремонт программасы буенча 882 күпфатирлы йорт ремонтланган. Республикада яшәүче 200 меңнән артык кешенең торак шартлары яхшырган.

Алексей Песошин коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләренә аерым тукталды. Реконструкция темпларын арттыру өчен, тариф чыганаклары хисабына формалаштырыла торган инвестиция программалары акчалары белән беррәттән, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә федераль һәм республика программалары буенча өстәмә рәвештә 12,6 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 10 млрд сумы республика бюджетыннан. 419 км инженерлык челтәре, 25 су башнясы, 15 канализация-насос станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы, 7 котельный алмаштырылган.

Авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә килгәндә, узган елда республикада аграрийларга  ярдәм чараларына якынча 16,7 млрд сум юнәлдерелгән.

Барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә зур өлеш кертә. Тулай төбәк продуктында аларның өлеше 24,3% дип бәяләнә. Бу секторга ташламалы кредитлар аша ярдәм итү чаралары, гарантияле оешмалар ярдәме ел йомгаклары буенча әйләнешне һәм салым керемнәрен, эш белән тәэмин ителгәннәр өлешен һәм предприятиеләр санын арттырырга мөмкинлек биргән. Икътисадның өстенлекле тармакларында компанияләр саны арткан.

Хөкүмәт хисабы белән тулырак әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап буенча фикер алышуга йомгак ясап, 2025 елда хөкүмәт тарафыннан илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру тәэмин ителүен билгеләп үтте. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын да кертеп, барлык социаль йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлгән. Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы кысаларындагы чаралар, халыкара форумнар, республика Рәисен сайлаулар уңышлы уздырылды. Шулай ук перспективага төп өстенлекләр билгеләнде. Безнең депутатлар корпусы агымдагы һәм алдагы еллардагы бурычларны гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт янәшәсендә булырга әзер», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International