2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләүгә чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирү өчен 3 079,4 млн.сум күләмендә ассигнованиеләр каралган.
Күрсәтелгән чараларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан фәнни, фәнни-техник һәм (яисә) белем бирү эшчәнлеге барышында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне, аны беренчел һәм алга таба (сәнәгый) эшкәртүне гамәлгә ашыручы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең, фәнни оешмаларның, һөнәри белем бирү оешмаларының, югары белем бирү мәгариф оешмаларының, шулай ук, нинди оештыру-хокукый формаларга карамастан, агросәнәгать комплексы оешмаларына һәм шәхси эшмәкәрләргә ташу шартнамәләре һәм (яисә) финанс арендасы (лизинг) шартнамәләре буенча кулланылышта булмаган яңа техника сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга юнәлтү планлаштырыла.