2026 елда «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының ««Шикәр диабетына каршы көрәш» федераль проекты кысаларында шикәр диабеты булган йөкле хатын-кызларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елның 12 июнендәге 1469-р санлы карары нигезендә шикәр диабетының төрле формалары, шул исәптән 1 типтагы шикәр диабеты, 2 типтагы шикәр диабеты, диабетның моноген формалары һәм гестацион диабеты булган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларны 2026 елда глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларына 18,9 миллион сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бүлеп биреләчәк.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге югарыда аталган максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 7 миллион сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Нәтиҗәдә, глюкозаны өзлексез мониторинглау системасын кертүне тәэмин итү өчен билгеләнгән өстәмә финанслауның гомуми күләме 25,9 миллион сум тәшкил итәчәк.