«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә (Татарстан Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Директорлар советы эше барышында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның гыйнвар аена бюджеты үтәлеше каралды һәм март аена бюджеты расланды.

2013 елда эчке аудит идарәсе эше йомгаклары турындагы мәгълүмат тыңланды. Хисап чорында мондый аудитны белгечләр компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча уздырганнар. Идарә шулай ук планнан тыш проектларны үтәдә актив катнашкан, шул проектлар арасында матди-техник тәэминат стратегиясен эшләү, сәүдә-сатып алу мәйданчыкларындагы “кайнар” линия эшчәнлегенә анализ да бар.

Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2011 елдан гамәлдә булган ресурсларны сак тоту программасының өченче этабын гамәлгә ашыру да каралды. Программаны үтәү нәтиҗәсендә түбәндәге күрсәткечләргә ирешелгән: ягулык-энергетика ресурсларын экономияләү натураль чагылышында 115,5 мең тонна шартлы ягулык тәшкил иткән, үз генерациясе – 4,3 млрд кВт.сәгать электр энергиясе, ягулык-энергетика, табигать һәм матди ресурсларны экономияләү акчалата чагылышында - 3,8 млрд сум.

2018 елга кадәр компаниянең продукт портфеле стратегиясе һәм шиннар комплексы продукциясен сату буенча фикер алышынды. Аның буенча яңа брендлар булдыру һәм гамәлдәгеләрен бәяләре буенча яңадан карау, шиннарның яңа модельләрен булдыру, маркетинг һәм сату системасының оештыру структурасын камилләштерү, шулай ук башка максатчан чаралар күз алдында тотыла.

Директорлар советы2013 ел йомгаклары буенча компания акционерларының гомуми җыелышын уздыру мәсьәләсен дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International