Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең төп офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар каралды.
Киңәшмәдә “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов нефть тармагында узган ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Гомумән, ил буенча 523 млн тонна нефть табылган, Татарстанда – 32,867 млн, бу 1992 елдан бирле табылган нефтьнең иң зур күләме булып санала.
ТР Президенты сүзләренә караганда, бу дәүләт структуралары ярдәмендә нефтьчеләр башкарган зур эш нәтиҗәсе. Татарстан икътисадында нефть тармагы якындагы 20 елга төп чыганак булып калачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул, эшләр катлауланачак, әмма технологияләр һәм нефтьчеләр тәҗрибәсе ирешелгән позицияне саклау мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте. Моның белән бәйле рәвештә, ТР Президенты “Татнефть”нең әйдәп баручы технологияләрен арттыруны оештырырга тәкъдим итте, чөнки алардан башка нефть табышын саклау мөмкин түгел. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, дәүләт органнары, нәтиҗәлелек буенча проблемалы кече нефть компанияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясаячак.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, нефтьчеләр эшенә финанс нәтиҗә ясап, Татарстан нефть тармагының бер елда барлык төр бюджетка түләүләре 386,5 млрд тәшкил иткән, аның 93,7 проценты федераль бюджетка юнәлдерелгән, дип белдерде.
2013 елда ТР кече нефть компанияләре 6,76 млн. тонна нефть чыгарган. Республиканың гомум нефть табышында аларның өлеше 20,6 процент тәшкил иткән. Бу хакта “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев үз докладында белдерде. Аның мәгълүматларына караганда, 1 млн тоннадан артык нефть яңа ысуллар куллану нәтиҗәсендә табылган, 244 яңа скважина борауланган.
Кече нефть компанияләре төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 68,365 млрд сум салым күчергән, шул исәптә Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 5,97 млрд сум. ТР Торак фондына 715 млн сум акча кертелгән.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов төгәл бурычлар куйды һәм нефтьчеләр коллективына, республика икътисадына зур өлеш керткән өчен, рәхмәт белдерде.