Казначылык счетында калган акча нормативы кимүе сум курсына тәэсир итмиячәк

2014 елның 28 феврале, җомга

Казначылык счетында калган акча нормативы бүгенге 600 миллиадтан 200гә хәтле кимүе сум курсына тәэсир итмиячәк, дип фикерли Россия Финанслар министры Антон Силуанов.

РФ Финанслар министрлыгы бюджет чыгымнары йөкләнмәләрен үтәүгә кирәкле булган ирекле акча күләмен 200 миллиард сумга кадәр чикләргә тәкъдим итә, калган акча банклар счетында булачак.

Әлеге чара, министр сүзләре буенча, Үзәк Банк белән килештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International