Рөстәм Миңнеханов: Әлегә дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары республикада киң таралыш тапмады

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион совет әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары һәм республикада дәүләт-хосусый партнерлык шартларында гамәлгә ашылырлык инвестицион проектлар турында фикер алышты. Инвестицион совет утырышын ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында проектларны гамәлгә ашыруга потенциаль инвесторларны җәлеп итү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, республикада дәүләт белән хосусый бизнес арасында уңышлы багланышлар мисаллары бар.  Бу  “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ территориясендәге проектлар, “ТАНЕКО” һәм “Аммоний” инвестицион проектлары. Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, әлегә дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшчәнлекне көйли торган федераль дәрәҗәдәге законнар юк. Шул ук вакытта күп субъектлар төбәк дәрәҗәсендә үз закон чыгару актларын кабул иттеләр. Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык турындагы закон 2011 нче елның җәендә кабул ителде.

Дәүләт-хосусый партнерлыкта мөһим рольне концессия уйный, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул утырышта катнашучылар игътибарын әлегә республикада дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары Татарстанда киң таралмаганлыгына юнәлтте. Соңгы тугыз елда нибары өч концессион килешү төзелгән, дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук дәүләт-хосусый партнерлык шартларында компетент кадрлар җитмәү мәсьәләсен дә билгеләде. Аның сүзләренчә, тиешле белгечләргә белем бирү һәм аларны әзерләү программасын булдыру кирәк. 

Татарстан территориясендә   дәүләт-хосусый партнерлык  проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында нотыклар белән "АВА-Казан" ААҖ генераль директоры, Гаилә планлаштыру үзегенең баш врачы Фирая Сабирова, "Автострада" ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Комаров чыгыш ясадылар.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев республикада инвесторларга сәламәтлек саклау объектларын концессиягә тапшыру тәҗрибәсе турында сөйләде (уңышлы мисал - "АВА-Казан" ААҖ). 

Внешэкономбанкның дәүләт-хосусый партнерлык проектларындагы тәҗрибәсе һәм тәкъдимнәре турында Внешэкономбанк "Проектлы финанслауның федераль үзәге" ААҖнең территоряне комплекслы үстерү юнәлеше директоры Олеся Гладкова хәбәр итте.

Россия территориясендә гамәлгә ашыра торган дәүләт-хосусый партнерлык кысаларындагы проектлары турында "ВИС" копанияләр төркеменең директорлар советы рәисенең урынбасары Рәшит Айтуганов хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International