РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уртача 3 млн. сумнан кыйммәтрәк булган машиналар исемлеген хәбәр итте

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уртача 3 млн. сумнан кыйммәтрәк булган машиналар исемлеген хәбәр итте, аларга РФ Салым Кодексының 362 статьясы нигезендә, 2014 елның 1 гыйнварыннан транспорт салымын санаганда арттырылган коэффициент кулланыла. 

 Әлеге исемлеккә түбәндәге маркалы машиналар кертелгән: Aston Martin, Audi, Bentley, BMW, Bugatti, Cadillac, Ferrari, Hyundai, Infiniti, Jaguar, Jeep, Lamborghini, Land Rover, Lexus, Maserati, Mercedes-Benz, Nissan, Porsche, Rolls-Royce, Toyota и Volkswagen. Барлыгы - машиналарның 191 төре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International