Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмат системасы белән мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмат системасында түләүләр турында белешмәләр бирү тәртибе тикшерелде, шулай ук электрон документлар әзерләү процессы һәм "Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында" Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмати системасын кулланып аларны җибәрү процессы күрсәтелде.