Илдар Халиков XYBase компаниясе делегациясе белән очрашты

2014 елның 7 марты, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Малайзиянең XYBase компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу республикада Invest in Tatarstan халыкара кышкы инвестиция форумы барышы кысаларында узды.

Очрашуны ачып, Хөкүмәт башлыгы, Татарстан белән Малайзияне бик күптәнге һәм уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли, дип белдерде. “Бүр үк вакытта без Малайзия регионнары һәм Малайзия компанияләре белән бәйләнешләрне активрак үстерер идек”, диде ул.

Илдар Халиков кыскача Татарстанда ИТ-тармагы инфраструктурасы үсеше турында хәбәр итте. Үз чиратында XYBase вәкилләре Татарстанда компания тарафыннан эшләнгән BLESS бизнес-процессларга электрон ярдәм системасын гамәлгә кертү барышы турында сөйләделәр.

“Бер тәрәзә” принцибына нигезләнгән BLESS системасы (Business Licensing Electronic Support System) үзенең нәтиҗәлелеген бизнесның дәүләт органнары белән үзара багланышы мәсьәләләрендә исбатлады. Хәзерге вакытта бу системаны Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы гамәлгә кертә.

Очрашу барышында шулай ук Татарстан предприятиеләрендә XYBase нәтиҗәләрен гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International