Дәүләт Советының профильле комитеты “Транспорт салымы турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертүне хуплады

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Бюджет, салым һәм финанслар комитеты “Транспорт салымы турында”гы ТР Законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проектын карады. Документ, республика законын федераль законга тиңләштерү максатыннан, әзерләнгән.

Закон проектына аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, РФ Салым кодексына һәм “Физик затларның милкенә салым турында”гы РФ Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер транспорт салымын 1 нче октябрьгә кадәр түләргә кирәк.

Бүгенге утырышта республика законы проектын ТР ДСның профильле комитеты рәисе урынбасары Аида Шәрипова тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, транспорт салымын түләү срогын 1 нче октябрьгә күчерү касса аермасын киметергә һәм әлеге салым белән идарә итү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты профильле комитет вәкилләре тарафыннан хупланды.

Утырышта ТР Хисап палатасының 2013 нче елда эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Контроль ведомство җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиев әйтүенчөә, узган елда Хисап палатасы ТР бюджеты, Мәҗбүри медицина иминияте фонды территориаль бюджеты формалашуын һәм аны тормышка ашыруны, дәүләт милке белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлекне тикшерү буенча 168 контроль-ревизия, эксперт-аналитика чаралары уздырган.

2013 нче елда ТРда 2,61 млрд.сумнан артык закон бозу очрагы ачыкланган. 2,3 млрд.сумнан артык (барлык ачыкланган закон бозуларның 88 проценттан күбрәге) барлык дәрәҗәдәге бюджетларга акча кайтарылган һәм бу закон бозу очраклары буенча чаралар күрелгән.

ТР Хисап палатасы һәм прокуратура органнары материалы буенча, 203 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 6 вазыйфаи зат эш урыныннан азат ителгән. 12 юридик һәм 16 вазыйфаи зат штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Тикшерү эшләре нәтиҗәсендә, 9 җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International