РФ Финанслар министрлыгы Резерв фонды өченчит ил валютасын сатып алу процедурасын үзгәртергә, аны сыгылмалырак итергә тели, дип хәбәр итте журналистларга чәршәмбе көнне финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
Агымдагы елда Финанслар министрлыгы базарга турыдан-туры чыкмады: ул көне саен Үзәк Банктан 3,5 миллиард сумга тәңгәл булган валюта сатып алды, ә ул үз чиратында үз валюта интервениясен исәпкә алып аны шул ук күләмдә базарда сатып алды. Министрлык Резерв фонды өчен барлыгы 212 миллиард сум алырга планлашытрган иде, ләкин барлыгы 38 миллиард сум тотты һәм Украинада эскалация киеренкелеге фонында сумның төшүе сәбәпле сатып алуларны туктатып тора.