Тагын ике яңа резидент «Алабуга» МИЗга керергә тели

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы МИЗ резиденты булырга теләгән ике компания проектын хуплады. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, хәзерге вакытта «Алабуга»МИЗда 42 резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләр сумасы 109 млрд. сум, шулардан 71 млрд. сумы инвестицияләнгән инде. 4500 эш урыны булдырылган, МИЗда барлыгы 107 млрд. сум продукция чыгарылган.

Быел МИЗда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 4-5 яңа җитештерү эшли башлаячак. Бер үк вакытта МИЗ социаль инфраструктураны да үстерә.

Утырыш барышында Күзәтү советы әгъзалары 4 проект карадылар – 2се яңа һәм 2се үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Amur Sirius Кытай компаниясе өлеше булган «Солар Системс» Россия компаниясе «Алабуга» МИЗдаполикремнийдан ясалган кояш батареяләре чыгара торган завод ачарга планлаштыра.

«Солар Системс» Россиянең кайбер регионнарында кояш электростанцияләре төзергә планлаштыра,алар өчен федераль законнар белән дәүләт ярдәме чаралары каралган.

Яңа предприятиегә кертелә торган инвестицияләр суммасы 5,67 млрд сум тәшкил итә, шулардан 5 млрд. сумы компаниянең үз акчалары. Салым кертемнәренең еллык күләме 430 млн. сум булачак.

Татарстан Президенты һәм Күзәтү советы әгъзалары «Солар Системс» проектын хупладылар, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында барлык башлангычпроцедураларны үтүдә компаниягә ярдәм күрсәтергә кушты.

Бүген каралган икенче яңа проект полимер төргәкләүләр һәм полимер автокомпонентлар җитештерү буенча завод төзүне күз алдында тота. Инвесторы – «Мир упаковки» компаниясе, аның төп заводы Санкт-Петербургта урнашкан, ул аена 1000 тонна чимал эшкәртә һәм Красноярсктагы завод, аена –130 тонна чимал.

10 ел дәвамында компания «Алабуга» МИЗда полимерлар эшкәртүне баштагы аена 250 тоннадан 2000 тоннага кадәр җиткермәкчеләр, проектның гомуми бәясе – 4 млрд. сум.

«Мир упаковки» компаниясе Татарстанның полимерлар җитештерүчеләре белән тыгыз эш итә – хәзерге вакытта инде «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казаноргсинтез» чималның 2/3ен тәэмин итәләр.

«Алабуга» МИЗның Күзәтчелек советы әгъзалары әлеге проектны хупладылар.

Быелның март аенда МИЗ резиденты булган «Алабуга Моторс» компаниясе баштан автомобильләр өчен махсус җиһазлар ясау белән шөгыльләнмәкче иде. Бүген компаниянең МИЗ белән килешүен Кытай җиңел автомобильләрен җыюга ризалык белән тулыландыру турындагы мөрәҗәгате каралды. МИЗ Күзәтчелек советы бу мөрәҗәгатьне дә кәнәгатьләндерде.
«Ист Болт Елабуга» ҖЧҖ - «Макдональдс»ка күмәчләр җитештерү предприятиесе - МИЗ территориясендә яңа зуррак кишәрлек бирү турында сорады. 2016 ел июлендә эшләтеп җибәрергә планлаштырылган завод гамбургерлар өчен елына 115 миллион күмәч җитештерәчәк, инвестицияләр күләме – 752 млн. сум. Төп чималны – он, шикәр һәм майны - компания Татарстанда сатып алырга планлаштыра.

Күзәтчелек советы башка кишәрлек бирү турында карар кылды. «Без «Алабуга»да «Макдональдс»ның киң кластерын булдырабыз», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International