Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышын уздырды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның сигез аенда бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм октябрь аена, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды.

Директорлар советы югары үзле нефтьне чыгару урыннарын үзләштерү программасын башкару торышы турындагы мәгълүматны тыңлады. Хәзерге вакытта Әшәлче ятмасында 31 парлы һәм 7 парлы-цикллы скаважина эксплуатацияләнә, тәүлеккә нефть чыгаруның уртача күләме 700 тоннадан атра.

Катлам басымын бер дәрәҗәдә тоту системасын камилләштерү турында да фикер алыштылар. Бүген 2011-2015 елларга исәпләнгән программа гамәлгә ашырыла.

Утырышта компаниянең шиналар производствосын үстерү юллары каралды, бүлендек предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләренә бәя бирелде.

Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International