Бүген Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе Әмире шахзадә Маш’ал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясе әгъзасы –Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Мөселманнары Диния нәзәрате рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты беренче чиратта Ике Изге урын сакчысы, Согуд Гарәбстаны Әмире Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд адресына илгә һәм изге урыннарга чакырганы өчен рәхмәт белдерде.Татарстан Республикасы Президенты Согуд Гарәбстанының үсешенә, илдә барган үзгәрешләргә соклануын әйтте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов шәхсән Мәккә провинциясе Әмиренә Татарстан делегациясе кунакчыл каршы алуы һәм бу визитны бик яхшы оештыруы өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, быел Согуд Гарәбстанына 1700 Татарстан кешесе хаҗ кыла. Һәм аларның хаҗы иң югары дәрәҗәдә оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов Мәккә Әмиренә Татарстан Республикасы турында сөйләде – регионның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеше турында. Яклар Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында сәүдә-икътисадый, мәдәни, гуманитар өлкәләрдә киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Мәккә Әмире Татарстан Республикасы Президентын традицион Җиддә икътисадый форумында катнашырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, үткән ел республика делегациясе бу форумда катнашкан, Татарстан вәкилләре киләсе елга да бу форумда катнашачаклар, анда күргәзмә экспозициясен күрсәтәчәкләр.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Әмир Галиҗанәпләре шахзадә Маш’ал ибн Абдалла ибн Абдул-Азиз Әл Согудны Татарстанга чакырды.
Иртәгә эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе Ике Изге урын сакчысы, Согуд Гарәбстаны Әмире Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд исеменнән оештырылачак тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашачаклар.