Киләсе елда нефтькә бәя кимегән очракта да, бюджет чыгымнарын киметү планлашытырылмый. Шулай да кара алтынга бәя кимү тенденцияcе туктатылмаса, казнаны башка юллар белән тулыландыру мөмкинлеген эзләргә туры киләчәк.
Мәсәлән, салымнарны арттырырга яки бюджет кытлыгын зурайтырга. "Икътисадның кимү шартларында теге юл да, бу юл да начар. шуңа күрә, бердән-бер дөрес чыгу юлы итеп чыгымнарны яңадан тикшерү дип уйлыйбыз. Башка чарабыз юк", - диде Финанслар минситры Антон Силуанов "Вести в субботу" тапшыруына биргән әңгәмәсендә.