2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 154 млрд. сум керде

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 154 млрд. сум керде, шул исәптән: салым һәм самлым булмаган керем - 133,7, түләүсез керемнәр - 20,3.
Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган табыш 109 млрд. сум күләмендә керде. Планлаштырылган билгеләмәләр 79,3 %ка башкарылган . Мондый мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Салым һәм салым булмаган табыш урындагы бюджетларга 24,7 млрд. сум күләмендә, ягъни еллык планның 74 % кергән.
Табышка салым Татарстан Республикасы бюджетына 43,8 млрд. сум күләмендә кергән.
Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына акцизлар 2014 елның январь-сентябрь айларында 14,2 млрд. сум күләмендә керде.
Урындагы бюджетларга җир салымы 4,9 млрд. сум күләмендә керде. Еллык билгеләмә 81 %ка башкарылды.
Консолидацияләнгән бюджетка 10,6 млрд. сум салым булмаган акчалар керде.
2014 елга социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру максатында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Идарәсенә 7 млрд. 640 млн. сум күләмендә план бирелгән. 9 айда Татарстан Республикасы бюджетына 5,0 млрд. сум керде.
Урындагы бюджетларга җир салымы 4,9 млрд. сумда керде. Еллык биремнең 81 % үтәлгән.
Җир салымы буенча недоимка 2014 елның 1 октябрь көненә финанс органнар мәгълүматлары буенча 196,6 млн. сум тәшкил итте, ел башы белән чагыштырганда, 11,2 млн. сумга кимеде.
Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары 157,2 млрд. сум тәшкил итте, республика бюджетының - 137,8 млрд. сум.
2014 елның 9 аенда урындагы бюджетлар чыгымнары, бюджетара трансферларны истә тотып, 48,1 млрд. сум тәшкил итте.
ТР Дәүләт Советына 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты кертелде. Татарстан Республикасы бюджеты дефициты ел саен арту белән 2015 елда 5,4 млрд. сумнан 2017 елда 13,9 млрд. сумга хәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International