«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Утырышта 2015 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2016 елга бюджетлар расланды.

Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп йомгаклары турында мәгълүмат тыңланды. 

Агымдагы елның тугыз ае эчендә 19 млн. 885 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,4%ка артык, юлдаш нефть  газы чыгару күләме 668 млн. куб метр тәшкил иткән. Ашалчы ятмасында 267 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 56%ка артык.

Шушы чорда төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән табыш-нетто (НДСтан һәм экспорт пошлинасыннан гайре) 349,2 млрд. сум тәшкил иткән.  Салым салынганчы 90,2 млрд. сум табыш алынган, чиста табыш – 69,7 млрд.  сум.

Утырышта скважиналарны бораулаганда горизонталь технологияләр куллану нәтиҗәлелеге буенча фикер алыштылар. Горизонталь бораулау ятмалардан нефть чыгару күләмнәрен арттырырга ярдәм итә. 

Инвестицион программаны гамәлгә ашыруның барышы һәм 2016 елга аның проекты каралды.

Директорлар советында «Татнефть» ГАҖ  эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International