Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.  

Мөрәҗәгатьләр “Бердәм Россия” партиясе оештырган бердәм кабул итү көне кысаларында кабул ителде.

Беренчеләрдән булып Рөстәм Миңнехановка Чаллы шәһәренең “STS бию клубы” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, коляскаларда бию буенча спортчылар Альберт Җәббаров һәм Ольга Селиванова  мөрәҗәгать иттеләр. Алар Татарстан Республикасы Президентына махсус коляскалар алырга ярдәм иткән республика программасы өчен рәхмәтләрен белдерде һәм шулай ук команда уңышлары, аерым алганда Сочидагы Параолимпия уеннарында катнашулары турында сөйләделәр. Спортчылар Рөстәм Миңнехановка коляскаларда бию спорты буенча балалар-яшүсмерләр өчен спорт-адаптив мәктәп ачуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады һәм адаптив мәктәп балалар спорт комлексы яисә яшъләр иҗат үзәге нигезендә ачыларгы тиеш дип белдерде.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, бу максатка иң җайлы объект – 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгына акча бүлүне йөкләде.

Буа районыннан Татарстан Республикасы Президентына 12 бала, шуларның сигезе балигъ булмаган бала анасы Елена Матвеева мөрәҗәгать итте. Зур гаиләгә микроавтобус кирәк. Елена сүзләренчә, шәһәргә бергәләшеп бару бик кыен.

Рөстәм Миңнеханов Елена Матвеевага ихтирамын белдерде һәм якын арада әлеге транспорт мәсьәләсен хәл итәргә сүз бирде. “Без сезнең белән бик горурланабыз. Сез - бөтенебез өчен үрнәк. Шул хәтле бала тәрбияләү – батырлык”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул Буа районы башлыгы Азат Айзатуллинга Матвеевлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән яңа елга бүләкләр әзерләргә йөкләде.

Арча шәһәре кешеләре Рөстәм Миңнехановка 5 нче гимназия каршындагы хоккей классына йөрүче балаларга спорт җиһазларын алу үтенече белән килгән. Шәһәрдә яшь хоккейчылар саны - 300 кешедән артык. Ләкин бөтенесендә дә кирәкле җиһазлар юк. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына спорт формасына заказны әзерләргә, ә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгына әлеге максатка акча бүлеп бирергә йөкләде.

Кама Тамагы районыннан Ирина Емелькина 7 яшьлек малаеның мотокросс белән шөгыльләнгәне турында сөйләде. Ул берничә спорт ярышында катнашкан. Алга таба аңа яңа мотоцикл һәм экипировка кирәк. ТР Президенты сүзләренчә, тиешле йөкләмәләр биреләчәк. Ул ассызыклаганча, мотоцикл спорты - яралар алу куркынычлылыгы югары булган спорт. һәм ананы баласының бу спорт белән мавыгуына игътибарлырак булырга өндәде. 

Ахырда "МЧС" ТК өлешләп сатып алучылар мөрәҗәгать итте. ТР Президентына төзелеп бетмәгән йортлардагы хәзерге вәзгыять турында сөйләде һәм фатирлар хуҗаларына ярдәм итүен үтенде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, өлешләп төзү мәсьәләсе хәзерге вакытта махсус тикшерелә. Ул ТР Хөкүмәтенә берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, фатирларны сатуның законлылыгын тикшерү һәм аеруча авыр хәлдә булган өлешләп сатып алучыларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде. 

Гражданнарны кабул итүдә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International