Илдар Халиков ТР Инвестицион-венчур фонды попечительләр советы утырышында катнашты

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган ТР Инвестицион-венчур фонды попечительләр советы утырышында  "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XI республика конкурсы һәм "Идея-1000" инновацион проектлар программасына нәтиҗәләр чыгарылды.

Төп докладны ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов ясады. Ул билгеләгәнчә, "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" республика конкурсы унберенче тапкыр уздырыла.

Конкурсның максаты - инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын пропагандалау, Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл итүдә Россия төбәкләренең, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын файдалануга ярдәм итү. Конкурсны ТР Инвестицион-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

"Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XI республика конкурсына гаризалар 2015 елның 15 октябренә кадәр кабул ителде (гаризалар ел буе кабул ителә, ләкин хәзер килгән гаризалар киләсе ел конкурсында гына катнаша).

Утырыш барышында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу конкурсны гамәлгә ашырудан ТР өчен икътисади нәтиҗәсе турында аерым доклад әзерләргә кушты. "Без бүлеп бирелгән акчаларның ничек үзләштерелүен күзәтеп торабызмы? Бу грантларны бирүнең нәтиҗәсе бармы?" - дип мөрәҗәгать итте ул Мәгъзүм Сәлаховка.

Сорауга ТР Премьер-министры җавап бирде. Аның сүзләренчә, мониторинг алып барыла, ләкин "нәтиҗәсе бик яхшы түгел".

"Сүзнең инвестицион проектлар һәм бизнес турында булмавын аңларга кирәк - без инновацион идеяләр турында сөйлибез. Алар арасында уңышсыз проектлар да булырга мөмкин. Ансыз булмый ", - дип ассызыклады ул.

ТР Премьер-министрын ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев хуплады. Бүген яшьләрне мондый проект һәм идеяләр эшләү белән кызыксындыру авыр. "Чит илләр белән чагыштырганда, без бу максатларга күп акча бирмибез. Безнең өчен конкурсның төп максаты - республика дәрәҗәсен саклау", - диде ул.

Искә төшерәбез: "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген, 2015 елның 10 декабрендә сәг. 16.00дә

"Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International