Бүген Казан ратушасында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.
"Без бик консруктив эшлибез, Финанслар министрлыгыннан да, аның карамагындагы ведомстволардан да ярдәм алабыз. Федераль норматив-хокукый актлар, бюджет дефицитын каплау чыганакларын табу буенча туган сорауларны хәл итүдә төрле яклы ярдәм, республика бюджетының бурыч йөкләмәсен киметү буенча уртак эшләр, шулай ук бюджет процессын камилләштерүдә методик ярдәм өчен рәхмәтлебез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Россия финанс министрына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты сүзләренчә, быел республика территориясеннән бюджеттан тыш фондларга түләүләр, салымнар, табышлар, таможня җыенмнары һәм пошлиналарны 698 млрд сумга мобилизацияләү көтелә. Аларның 449 млрд сумын бюджетларның салым һәм салым булмаган табышы тәшкил итәчәк. "Әлеге сумманың 245 млрд сумы (54 проценты) - федераль бюджет өлеше", - диде ул.
Р.Миңнеханов белдергәнчә, бүген Татарстан консолидацияләнгән бюджетка җыелган салым һәм салымныкы булмаган түләүләр буенча Россиядә - алтынчы, ә Идел буе федераль округында беренче урынны били. "Бу безнең көчле икътисади потенциалны формалаштыруга юнәлдерелгән уртак планлы эш нәтиҗәсе", - дип ассызыклады ТР Президенты.
"Ел азагында без сәнәгый җитештерү индексын азрак төзәттек - минемчә, декабрь ае белән без 100,1 яки 100,2 процентка чыгачакбыз. Бу позитив факт", - диде Р.Миңнеханов. "Безнең бурыч - бюджет табышлары үсеше динамикасын саклап калу. Нефть республикасы буларак безне, әлбәттә, нефть базарындагы вәзгыять борчый, соңгы көннәрдә ул бигүк позитив түгел", - дип билгеләп үтте республика лидеры.
Р.Миңнеханов шулай ук республикада хәзерге вакытта "барлык бюджет йөкләмәләре тулысынча үтәлә һәм балансланганлык саклап калына" дип ассызыклады.
"Бүгенгә беренче чираттагы социаль әһәмияткә ия чыгымнар республиканың консолидацияләнгән бюджетында 70 проценттан артыкны тәшкил итә. Россия Президентының май указлары кысаларында бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча максатчан күрсәткечләр үтәләчәк. Бүген 2015 елда хезмәт хакларын түләүгә республиканың консолидацияләнгән бюджетының үз табышларыннан 90 млрд сумга якын юнәлдереләчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киләсе ел турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты ул катлаулы булачак дип ассызыклады. Ул искәрткәнчә, Татарстан бюджеты инде кабул ителде һәм 2016 елда аны тормышка ашыру буенча программалар әзерләнә. "Безне берничә факт борчый, - дип билгеләп үтте ул. - Бу табышка салым буенча артык түләү вәзгыяте - ул үсте һәм 1 ноябрьгә 8 млрд сумнан артыкны тәшкил итә. Без федераль бюджетының хәлен һәм бюджеттан тыш трансфертлар алу мөмкинлеге чикле булуны да аңлыйбыз. Моннан тыш, безне нефть тармагы салымнарына кертелгән үзгәрешләр дә борчый".
"Шуңа да карамастан, без мөмкинлекләребезне туплапларбыз дип уйлыйм. Ихтыяҗ туган очракта сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез - сезнең беркайчан да авыр минутта ташлаганыгыз булмады. Татарстан буенча әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлын табарбыз", - диде Р.Миңнеханов Россия финанс министрына мөрәҗәгать итеп.