Бүген ТР Дәүләт Советының 14 нче утырышында “2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән, шулай ук, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыкты.
Закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлешен 10,1 млрд сумга арттыру ниятләнә. 2015 нче ел өчен бюджет үтәлеше фаразлары буенча, республиканың салым һәм салым булмаган керемнәрен 7 млрд 518,7 млн сумга арттыру күздә тотыла. "Салым булмаган керемнәр" маддәсе буенча 461,6 млн сум күләмендә өстәмә чаралар, шулай ук федераль бюджеттан һәм РФ Пенсия фондыннан 2,3 млрд сум субсидия, субвенция һәм башка бюджетара трансфертлар алынган. Бу акчалар авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме – 1,6 млрд сум, трамвай, троллейбус һәм коммуналь техника сатып алу – 714,2 млн сум, инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү – 248,4 млн сум, вакытлыча эшсез булганда мәҗбүри социаль иминияткә каралмаган затларга дәүләт пособиеләре түләү – 65,5 млн сум, социаль юнәлешкә йөз тоткан коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү - 18,4 млн сум, аерым категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итү – 14,7 млн сум һәм башка юнәлешләр буенча җибәрелгән.
Акцизлар буенча бюджет кертемнәре, алкоголь продукциясе һәм сыра җитештерү һәм сатуның уңай динамикасы хисабына 867,7 млн сумга арткан (фаразлама күрсәткечләре белән чагыштырганда). Физик затларның керемнәренә салым, дәүләт пошлинасы, табигый байлыклардан файдаланган өчен даими түләүләр һәм җыемнар, уен бизнесына салым мәсьәләсендә дә планлы күрсәткечләр үсеше күзәтелә. Транспортка салым физик затлардан кертелгән акча хисабына 455,3 млн сумга арткан.
Бюджетның чыгым өлеше 2,3 млрд сумга арттырыла. 5,9 млрд сум күләмендәге салым һәм салым булмаган керемнәр бюджет дефицитын каплауга юнәлдереләчәк. Чыгымнарның саллы өлеше автомобиль юлларына капиталь ремонт буенча башкарылган эшләр өчен түләү, сусаклагыч зоналары, парк һәм скверларны ямьләндерүгә, социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь төзекләндерүгә, троллейбус һәм трамвайлар сатып алу чыгымнарын бергәләп финанслауга, социаль әһәмияткә ия мәдәни, спорт чараларын оештыруга, бюджет учреждениеләре матди-техник тәэминатына юнәлдерелгән.
Шул рәвешле, агымдагы елга Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 201 млрд 386,5 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнарның гомуми өлеше – 212 млрд 235,5 млн сум, дефицит – 10 млрд 849 млн сум. Бюджет кытлыгы тулысынча каплана, аны финанслау чыганаклары булып республика бюджеты чараларының калдык өлеше, акцияләрне сатудан кергән акча, юридик затларга бирелгән бюджет кредитларын түләүдән кайткан акча санала. 2016-2017 нче елгы бюджетларның фаразлы параметрлары үзгәрешсез калган.
Закон проекты өч укылышта кабул ителде.