Brent маркалы нефтьнең бәясе соңгы унбер елда беренче тапкыр баррель өчен 35 долларлан кимрәк бәяләнде. шулай ук WTI америка нефтенең бәясе дә бик күпкә кимеде, аның бәясе 35,04 доллар дәрәҗәсенә төште. Нефть базарында бәяләрнең ишелеп төшүе Кытай халыкларының Банкы кытай валютасының дүрт ел эчендә иң ким күрсәткечләргә төшүе турында белдерүе белән бәйле. Белгечләр фикеренчә, бу гамәл Кытай Халыклар Республикасының икътисадын экспорт хисабына стимуллаштыру өчен эшләнгән. Моннан тыш, 6 гыйнвар көнне, кич Америка Кушма Штатларының чимал нефте турында белешмәләре басылып чыгарга тиеш - базар әлеге яңалыкны көтә, бу үз чиратында бәяләргә шулай тәэсин иткән.