44нче номерлы ("Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында")гы һәм 223нче номерлы ("Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү турында") федераль законнар кысаларында башкарыла торган сатып алуларның 2015 елда күләме 237 млн. сумга бәяләнә. Бу хакта ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Ольга Редько ассызыклаганча, 237,5 млрд. сум - зур сан һәм моный күләмнәр Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына тиң.
Татарстан Республикасында заказ бирүчеләрнең гомуми саны 8 меңнән артык, ә сатып алуларда катнашучы товар җибәрүчеләр саны - 33 меңнән артык. 2015 елда конкурсларда җиңгән товар җибәрүчеләрнең 60 проценты - җирле товар җитештерүчеләр.
"Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә нәтиҗәле дәүләт сатып алулары системасының оештыру һәм аның нәтиҗәлелеген бәяләүнең объектив системасын оештыру зур әһәмияткә ия", - диде Ольга Редько.
ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе сүзләренчә, 2015 елда ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты үткәргән сатулар нәтиҗәсендә бюджет акчаларын 2,7 млн. сум күләмендә саклап калып була.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республикада сатып алулар нәтиҗәлелеген һәм ачыклыгын арттырыргы мөмкинлек бирәчәк төбәк мәкълүмат системасы проектын тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сатып алулар системасын камилләштерергә кирәклеген ассызыклады. "Без әлеге процессны тәртипкә кертергә кирәк, - диде ул. - Сатып алулар нәтиҗәлелеген мөмкин булган кадәр камилләштерергә кирәк".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе - сатып алулар өлкәсендә кадрлар белән эшләү.
"Безгә бу өлкәдә квалификацияле кадрлар кирәк, - диде Татарстан Президенты. - Берече чиратта, булган белгечләрне өйрәтергә кирәк, бу максатта белем бирү курсларын оештырырга кирәк, аннан без перспективага эшләргә тиеш, белгечләр әзерләргә тиеш".
"Ачыклык булганда - нәтиҗәлек тә була, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Һәм бу мәсьәләләр бүген бик мөһим".