Cognitive Technologies компаниясе һәм «Иннополис» МИЗ ниятләр турында килешү төзеделәр

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Ускова киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән компаниянең «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алуы турында да.

Очрашу кысаларында шулай ук «Иннополис» МИЗ» АҖ белән Cognitive Technologies Россия компаниясе арасында килешү имзаланды. Документка Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов кул куйды. 

Документ нигезендә Cognitive Technologies компаниясе МИЗ территориясендә үзенең техник-гамәлгә кертү үзәген булдыру максатларында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алуы буенча билгеләнгән процедураларны узу ниятен белдерә. Эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе итеп агросәнәгать өлкәсендә технологик хәл ителешләрне эшләүне атый. 

«Ясалма акылның хәзерге заман илебез технологияләре якын киләчәктә авыл хуҗалыгы техникасы модельләрен булдырырга ярдәм итәчәк. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен «Когнитив  технологияләр» компаниясе «Иннополис» МИЗ өстенлекләреннән һәм мөмкинлекләреннән файдаланырга ниятләүгә без шатбыз, - дип белдерде «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International